25 июльдән 31 июльгә кадәр Теләче үзәк китапханәсендә күренекле якташыбыз, СССР һәм Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, “Хезмәт ветераны”, “Прокуратура ветераны”, Татарстан Республикасының атказанган юристы Фәнил Ислам улы Галиевның тууына 86 ел тулуга багышланган “Кабатланмас шәхес” исемле күргәзмә эшли.
Фәнил Галиев – гаҗәеп күпкырлы талант иясе. Ул берничә дистә картиналар авторы, уфология белән кызыксынучы, оста фотограф, асылташлар җыючы, төрле музыкаль уен коралларында уйнаучы һәм хәтта бокс һәм каратэ буенча призлы урыннар яулаган спортчы да! Гомерен халкына хезмәт итүгә багышлаган Фәнил аганың гыйбрәтле тормыш юлы һәм бай иҗаты китап күргәзмәсендә яктыртыла, укучыларга тәкъдим ителә.