Кеше табигатьнең үсемлекләр дөньясы белән шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, кайчакта үсемлекләрнең үзләрендә ничә сер саклавы уйланылмый да. Ә бит иң кечкенә үсемлектә дә кеше авыруларын дәваларга ярдәм итүче зур көч яшеренгән.
Китапханә хезмәткәрләре балаларны дару үсемлекләренең үзлекләре һәм аларның төрләре белән таныштырды. Йорт тирәсендә, яшелчә бакчасында, болынлыкта үскән дару үләннәренең сыйфаты турында сөйләде, аларны халык медицинасында куллану буенча мисаллар китерде.
Балалар тормышта ромашка, бака яфргы, тузганак һәм башка үләннәр белән дәваланырга туры килгән очраклар белән уртаклаштылар. Шулай ук, танып-белү уенында катнашып, «Ис буенча билгелә» дидактик биремен үтәделәр, «Яшел даруханә» исемле кроссворд һәм табышмаклар чишеп үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.