Әлеге дәреснең максаты укучыларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү иде. Укучылар табигать турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга жаваплар таптылар, табигать турында мәкалләр һәм халык сынамышларын эйттеләр. Дәрес ахырында укучылар табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, илебезне саклау дигән сүз дип нәтиҗә ясадылар.