Коррупция - җәмгыятьнең һәр өлкәсенә үтеп кергән, дәүләтнең һәм икътисадның үсешен тоткарлаучы җитди проблема.

2025 елның 1 августы, җомга

Коррупциягә каршы көрәш — бу барыбызның да бурычы. Безнең җәмгыятьтә гаделлек, ачыклык һәм җаваплылык принципларын ныгыту өчен актив катнашу мөһим. Бу, үз чиратында, коррупцияне киметүгә һәм җәмгыятьнең тотрыклылыгын арттыруга ярдәм итәчәк.
            31 июль көнне Теләче җирлекара китапханәсендә коррупция, ришвәтчелек темасына багышланган “Стоп, коррупция!” исемле китап күргәзмәсе төзелде һәм күргәзмәгә куелган вакытлы матбугат материалларына күзәтү ясалды. Матур әдәбият әсәрләрендә коррупция темасын чагылдырылган Гогольның «Ревизор», «Мертвые души»,  Островскийның «Гроза. Бесприданница», Достоевскийның «Преступление и наказание»  һ. б. әсәрләре урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International