Китапханә лагерының икенче көне «Табигать сөючеләр көне» девизы астында табигатькә һәм экологиягә багышланды.

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

Табигатькә сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү — безнең киләчәк буын өчен зур әһәмияткә ия.

Икенче көн “Теләче” үсемлекләр питомнигына сәяхәт кылудан башланды. Балалар андагы үсүче чәчәкләр, төрледән-төрле декоратив куаклар, агачлар белән таныштылар.

 “Әйләнә-тирәңне сакла!” уен-сәяхәте дә аларны битараф калдырмады. Уен укучыларның экология һәм табигатьне саклау өлкәсендәге танып белү эшчәнлеген активлаштыру, командада эшли белү күнекмәләрен формалаштыру максатыннан үткәрелде. Уен ахырында балалар әйләнә-тирәдәге табигатне саклау һәрбер кешенең бурычы икәнлегенә инандылар.

Көн дәвамында экологик проблемалар, табигатьне саклау һәм аның әһәмияте турында  мәгълүмат бирелде. Табигатькә багышланган табышмаклар, уеннар һәм “Табигать серләре” викторинасы үткәрелде. Балалар табышмакларга җаваплар табып, уеннар уйнап табигатьнең матурлыгын һәм аның серләрен өйрәнделәр. Әлеге чаралар балаларның табигатькә карата кызыксынуын арттыру, белемнәрен киңәйтү һәм күңелле вакыт уздыру максатын күздә тотты.  

Чишмә — табигатьнең бер өлеше, ул чисталыкның, яшеллекнең һәм тынычлыкның символы булып тора. Балалар белән «Дуслык» чишмәсенә бару — табигать белән танышу һәм аның матурлыгын аңлау өчен менә дигән мөмкинлек булды. Алар якын тирәдәге табигатьне күзәттеләр, үсемлекләр, чәчәкләр турында мәгълүмат алдылар.

Шулай ук балалар белән «Нәфис чәчәкләрдән бәйләм» дип исемләнгән осталык дәресе үткәрелде. Бу дәрес барышында балалар төрле чәчәкләр кулланып үзләренең иҗади эшләрен булдырырга өйрәнделәр. Әлеге дәрес балаларның күңелләрендә табигатькә карата мәхәббәт һәм хөрмәт уятты.

Бу көн балаларга табигатьне ярату, аның белән дус булу һәм экологияне саклауның мөһимлеген аңлатты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International