Аның төп максаты балаларны әкиятләргә тартудан гыйбарәт, чөнки, нәкъ менә әкият аша балалар яхшылык һәм яманлык, дуслык һәм хыянәт, кыюлык һәм куркаклык турында беренче күзаллауларын алалар. Көнебез “Әкият эстафетасы”ннан башланды, ул балаларның иҗади сәләтләрен, командалык рухын һәм әкиятләргә булган мәхәббәтен үстерү өчен бик файдалы булды.
Эстафета вакытында балаларның бер-берсенә ярдәм итүләре, иҗади фикерләре белән бүлешүләре – барысы да күңелле атмосфера тудырды. Шулай ук балалар “Яраткан әкиятләр юллары буйлап” викторинасында да бик теләп катнашып, әкият дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Викторина барышында балалар төрле әкиятләр турында сорауларга җавап биреп, үзләренең белемнәрен сынап карадылар, яраткан әкият геройлары, сюжетлары турында сөйләшеп, хәтерләрен яңарттылар. Ахырдан “Шкатулка” ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Әлеге матур тартмачыкны ясау өчен балалардан осталык, тырышлык һәм сабырлык таләп ителде. Бу мастер-класс вакытында балалар үзләренең кул эшләрен үстерү, иҗади фикерләү сәләтләрен арттыру мөмкинлеген алдылар. Балаларның шат йөзләре, үз куллары белән ясаган шкатулкаларына горурлык хисе – бу мастер-классның уңышлы узуын күрсәтте. Нәтиҗәдә әлеге көн әкиятләрнең мәгънәсен аңлату, аларның тормышта ничек кулланылуы турында сөйләшү, балаларга әхлакый кыйммәтләрне җиткерү өчен бик файдалы булды.