1 август көнне Теләче балалар китапханәсендә «Планетабызны чиста тотыйк» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде.

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Чара барышында китапханә хезмәткәрләре җирнең экологик торышы турында мәгълүмат бирделәр. Яшүсмерләр белән бергә экологик проблемалар: һаваның, суның, урманнарның пычрануы, янгыннарның ешаюы турында фикер алыштылар. Балалар табигатьне киләсе буыннар өчен саклап калу өчен көчләреннән килгәнчә ничек ярдәм итә алулары турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Балалар «Ә сез беләсезме?» дигән экологик викторинада катнаштылар. Аның максаты табигатьнең, урманның матурлыгы, аның байлыклары, үсемлекләре, гөмбәләре турында белемнәрне киңәйтү, табигать һәм экология турындагы китапларны популярлаштыру иде. Танып - белү сәгатенең азагында катнашучылар табигать байлыкларына сакчыл караш темасы буенча фикер алыштылар һәм әйләнә-тирә дөньяны кайгыртуга мисаллар китерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International