Көн конкурстан башланып китте, балалар командаларга бүленеп, үзләренең яраткан әсәрләрен исләренә төшереп, өйрәнгән җырларын башкардылар. Кыскасы, көннең башлангычы бик күңелле һәм иҗади үтте. Конкурс форматы балаларның активлыгын арттырды, аларның әсәрләргә булган мәхәббәтен яңартты.
Шулай ук “Көй буенча әсәрне бел” викторинасы балаларны аеруча җәлеп итте. Викторина аларның музыкаль хәтерен, әсәрләрне танып белү сәләтен һәм иҗади фикерләүләрен үстерергә ярдәм итте. Көннең ахырында “Эбру - матурлык дөньясы” дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Мондый гадәти булмаган мастер-класс зур тырышлык һәм сабырлык таләп итте. Балалар оригиналь, искиткеч матур рәсем ясауның бөтен нечкәлекләрен өйрәнделәр, гаҗәеп картиналар иҗат иттеләр. Әлеге көн балаларның яраткан әсәрләре һәм җырлары турында сөйләшү, иҗади сәләтләрен үстерү, аларның фикерләрен, хис-кичерешләрен уртаклашу өчен зур мөмкинлек булды.