5 августта Бөтендөнья светофор көне билгеләп үтелә.

2025 елның 10 августы, якшәмбе

Светофорлар юл хәрәкәтен оештыруда төп роль уйный, аварияләрне булдырмаска ярдәм итә, җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләрнең иминлеген тәэмин итә.                                                                                        Әбде авыл китапханәсендә мәдәният йорты директоры белән берлектә «Светофор нәрсә сөйли» дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрелде. Андрей Усачевның «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» китабы ярдәмендә балалар кызыксынып велосипедчылар һәм мопед йөртүчеләр өчен кагыйдәләрне тикшерделәр, юл билгеләрен, юлны кичү кагыйдәләрен карадылар. Чара барышында балалар беренче светофорның кайчан барлыкка килүен, светофорларның нинди төрләре булуын, юл аша ничек дөрес чыгарга икәнен, «яткан полицейский»ның нәрсә икәнен һәм ни өчен аны шулай атауларын белделәр. Шулай ук викторинада, хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар, транспорт һәм юл хәрәкәте турындагы табышмакларны чиштеләр.                                                                           Мондый чаралар күңел ачу гына түгел, ә балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген яхшырак аңларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International