5 август көнне мәшһүр татар язучысы, публицист Мәдинә Маликовага 90 яшь тулды.

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Ул әдәбиятта шактый эз калдыра, аның иҗаты төрле жанрларны, шул исәптән проза һәм поэзияне колачлый. Мәдинә Маликова - татар телендә романнар язган беренче хатын-кыз, ул карьерасын журналистикадан башлый, бу аңа язу күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.             Язучының юбилее уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе-күзәтү оештырылды. Күргәзмәдә «Фидая», «Басып сайрар талы була», «Арыш таҗы» һәм башка китаплар тәкъдим ителде. Китапханәче авторның китапларына кыскача күзәтү ясады, язучының тормыш юлы белән таныштырды. Чарада катнашучылар укыган китаплары, авторның әсәрләре, аның иҗаты турындагы белемнәре белән уртаклаштылар. Чара ахырында укучылар Мәдинә Маликованың китапларын өйдә уку өчен алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International