8 август көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Үзеңне наркотикларга бәйләмә» дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде.

2025 елның 15 августы, җомга

Чара башында китапханәче балаларны наркотикларның килеп чыгышы тарихы, дөньяның төрле илләрендә, Россиядә алар белән көрәшү ысуллары белән таныштырды. Әңгәмә барышында түбәндәге сораулар каралды: «Яшьләрне кем һәм ничек наркотик упкынга тарта?», «Психоактив матдәләрне сынап карарга тәкъдим итүчеләргә ничек каршы торырга?», «Кешенең наркотикларга бәйлелеге», Бу мәсьәләләр буенча фикер алышу балаларга наркоманиягә нинди факторлар ярдәм итә икәнлеген аңлатты, үз тирәлегеңә һәм үз карарларыңа игътибарлы булырга өндәде.                      Шулай ук тәрбия сәгате вакытында балаларга презентация күрсәтелде, анда түбәндәге төп моментлар: наркотикларны ачыклау, сәламәтлеккә йогынты ясау, куллану сәбәпләре, бәйлелек билгеләре аңлатылды. Презентация якты иллюстрацияләр һәм видеолар белән үрелеп барды. Ахырда балалар сораулар бирделәр һәм үз фикерләре белән уртаклаштылар. Бу исә теманы тирәнрәк аңларга һәм наркотикларга аңлы мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International