12 август көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Минем хокукларым һәм бурычларым» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында тематик сәгать үткәрелде. Хокукларыңны белү балаларга үзләренең мәнфәгатьләрен якларга, проблемаларын хәл итәргә һәм фикерләрен белдерергә мөмкинлек бирә. Ләкин шуны да истә тоту мөһим: хокуклардан тыш, һәр кешенең бурычлары да бар. Чара барышында катнашучылар үзләре ия булган хокуклар: тормышка, исемгә, хөрмәткә, иреккә, белемгә, медицина ярдәменә, ял итүгә кагылышлы төшенчәләр алдылар. Китапханәчеләр шулай ук кеше тормышы кыйммәтләре, дөрес һәм куркынычсыз тәртип күнекмәләре турында сөйләделәр. Балаларга балигъ булмаганнарның хокуклары белән бергә алар үтәргә тиешле бурычлары да барлыгын искәрттеләр: законнарны үтәү, башкаларга хөрмәт күрсәтү, үз гамәлләре өчен җавап бирү, белем алу кирәклеген аңлаттылар. Чара «Минем хокукларым һәм бурычларым» презентациясен карау белән тәмамланды, бу алынган белемнәрне ныгытырга ярдәм итте.