Мәгълүмат сәгате үткәрелде.

2025 елның 19 августы, сишәмбе

13 август көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә «Стоп Коррупция» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында катнашучылар «коррупция» сүзенең мәгънәсен, чагылышын, аның белән ничек көрәшергә кирәклеген белделәр. Китапханәче балаларга коррупциягә каршы көрәштә актив катнашу юлларын, мәсәлән, дөрес мәгълүмат тарату, үз фикерләрен белдерү һәм җәмгыятьтә уңай үзгәрешләр өчен тырышу турында да сөйләде. Шулай ук чарада катнашучылар “Нәрсә ул ришвәт?” һәм “Ришвәт бүләктән нәрсә белән аерыла?” кебек сорауларга җавап эзләделәр. Чара ахырында алар гадел тормыш алып бару һәм законнарны үтәүнең мөһимлеген искәрттеләр. Балалар коррупциягә каршы көрәшнең һәрберебездән башлануын, көндәлек тормышта намуслылыкның төп роль уйнавын аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International