14 август көнне Иске Җөри авыл китапханәсе балалар өчен саф һавада «Җәйге ял ямьле китап белән» дип исемләнгән уку оештырды. Ачык һавада уку файдалы шөгыльгә генә түгел, ә вакытны китапларга һәм аралашуга мәхәббәтне үстереп үткәрүнең мавыктыргыч ысулына да әверелә. Җәй - елның искиткеч, көчле хис-кичерешләр һәм мөмкинлекләр белән тулы вакыты. Бу вакыт - уку өчен идеаль чор, ул безнең эчке дөньяны баета һәм аны яңа тәэсирләр белән тулыландыра. Саф һавада балалар матур, мавыктыргыч китаплар һәм журналлар белән таныштылар. Шулай ук балалар китапханәче сорауларына җавап бирделәр, яраткан әкиятләренең эчтәлеген сөйләделәр, яттан өйрәнгән шигырьләрен искә төшерделәр, соңыннан өйдә уку өчен китаплар сайладылар. Саф һавада укуны оештыру уңай атмосфера тудырырга ярдәм итә, анда балалар укып кына калмый, ә бер-берсе белән аралаша, тәэсирләре белән уртаклаша һәм укыганнары турында фикер алыша ала. Бу дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга, балаларда китапларга һәм укуга мәхәббәт формалаштырга ярдәм итә.