«Хезмәт төбе – хәзинә»

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

«Җирне Кояш, ә кешене хезмәт бизи» һәм «Кечкенә генә эш - зур эшсезлектән яхшырак» мәкальләре безгә хезмәтнең әһәмиятен, кешеләр белән мөгамәләдә булуның нигезләрен һәм яхшылыкка ышанырга кирәклеген искәртә. Хезмәт — кешенең тормышында мөһим роль уйный, ул безне формалаштыра, үстерә һәм җәмгыятьтә үз урыныбызны табарга ярдәм итә.                                                                                                    17 август көнне Айдар авылы китапханәсендә үткәрелгән «Хезмәт төбе - хәзинә» әдәби уены балалар өчен бик файдалы һәм кызыклы булды. Чара барышында балалар белән өйдә, мәктәптә һәм башка урыннарда хезмәт итү турында әңгәмә үткәрелде. Бу әңгәмә балаларга хезмәтнең әһәмиятен аңларга һәм үзләренең ярдәме кирәк булган урыннарда актив катнашырга өндәде.                                                                                                           Уен барышында катнашучылар хезмәт турындагы мәкальләр белән таныштылар, шулай ук төрле биремнәр үтәп, яшерелгән мәкальләрне җыйдылар. Бу уен балаларга хезмәтнең байлык чишмәсе һәм кеше тормышының төп шарты икәнлеген аңлатты. Хезмәткә хөрмәт, хезмәт ияләрен олылау һәм бер-беребезгә ярдәм итү — безнең җәмгыятьтәге төп кыйммәтләр. Мондый чаралар балаларның хезмәткә карашларын формалаштыра, аларны актив, җаваплы гражданнар итеп тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International