“Россия җаны аның символларында”

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. 1991 елның нәкъ менә бу көнендә Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Флагтагы һәр төс мәгънәгә ия: ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ә кызыл төс – бөеклек һәм көч-куәт символы булып тора.
           Шул уңайдан 19 август көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Россия җаны аның символларында” дигән исем белән мәдәни чара үткәрделәр. Чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга флагның төсләре нәрсә аңлатканын сөйләп үттеләр, шулай ук Россия Федерациясенең Дәүләт флагы белән бәйле тарихны һәм аның әһәмиятен аңлаттылар. Чара ахырында катнашучыларның күңелләрендә Ватаныбыз өчен чиксез горурлык хисләре уянды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International