18 август көнне Шәтке авылы җирлегендә “Татарстанда җәй” проекты кысаларында чираттагы авыл җыены узды.

2025 елның 22 августы, җомга

Очрашуда район башлыгы Айрат Фәтхуллин, аның урынбасарлары һәм оешма җитәкчеләре катнашты. Җирлек һәм район үзешчәннәре чыгышлары бәйрәмгә килүчеләрне ял иттереп, күңелле атмосфера тудырды.              Урамда ярминкә эшләп торды, анда төрле товарлар һәм тәм-томнар тәкъдим ителде. Шулай ук, “Кабак бәйгесе” үткәрелде, анда катнашучылар арасында урыннар билгеләп, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бу чара җирлек халкы өчен аралашу, яңалыклар белән уртаклашу һәм мәдәни чаралардан ләззәт алу мөмкинлеге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International