Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү уңаеннан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан патриотик акция үткәрелде, аның кысаларында «Россия триколоры» тасмалары һәм мәгълүмати буклетлар таратылды. Акциянең максаты - гражданнарда патриотик кыйммәтләр формалаштыру, дәүләткә һәм аның символикасына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүдән гыйбарәт иде. «Россия триколоры» тасмаларын тарату чара гына түгел, ә бердәмлек, уртак тарих һәм илебезнең киләчәге символы булды. Флагның һәр төсе үзенең тирән мәгънәсенә ия: ак төс – уй – фикерләрнең сафлыгын, зәңгәр төс - тугрылыкны һәм дөреслекне, ә кызыл төс көч һәм батырлыкны символлаштыра. Китапханә хезмәткәрләре шулай ук флагның әһәмияте һәм аның Россия тарихындагы роле турында әңгәмәләр үткәрделәр, бу катнашучыларга әлеге символның һәр гражданин тормышында мөһимлеген яхшырак аңларга ярдәм итте. Китапханәдә «Россия флагы – безнең горурлыгыбыз» дип исемләнгән күргәзмә куелды, анда Россия тарихы, символикасы һәм әһәмияте турында китаплар, брошюралар, буклетлар тәкъдим ителде. Биредә флагның Дәүләт флагы буларак расланганын, аның төсләре нәрсә аңлатканын белергә мөмкин иде.