18 август көнне Алан авылы мәдәният йортында «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый ярдәм штабы тарафыннан оештырылган “Мәдәният белән бергә!” дип исемләнгән фестиваль булып узды. Бу чарада Татарстан Республикасы “Бердәм Россия” иҗтимагый ярдәм штабы җитәкчесе Камиль Гайнетдин улы Садриев, Теләче районы башлыгы Айрат Гыйльван улы Фәтхуллин, муниципаль район Башкарма комитет җитәкчесе Ильнур Хаҗинур улы Хамидуллин, “Бердәм Россия” иҗтимагый штаб җитәкчесе урынбасары, “Знание” Россия җәмгыяте ректоры Анастасия Исаева, матбугат сәркатибе Александра Мухина, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре катнашты. Фестивальнең максаты – тәҗрибә уртаклашу. Бүгенге заман һәр өлкәдә дә өр-яңа эш алымнары куллануны, яңа технологияләр белән эшләүне таләп итә. Чарада “Культура” темасына “Бәйге” дип исемләнгән интеллектуаль викторина уйнатылды. Викторина барышында катнашучылар төрле сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен сынап карадылар. Бу, бер яктан, катнашучыларның белемнәрен арттыруга ярдәм итсә, икенче яктан, командада дуслык хисен ныгыту өчен дә яхшы мөмкинлек тудырды. Шулай ук чара кунаклары Алан авылы китапханәсендә булып, аның эшчәнлеге белән таныштылар һәм китаплар бүләк иттеләр. Фестиваль кунакларның матур чыгышлары, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләренә эшләрендә ярдәм итәрлек киңәшләре, авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.