Балалар һәм яшүсмерләрне рухи-әхлакый тәрбияләү китапханәләр өчен һәрвакыт өстенлекле булды һәм шулай булып кала да. Чара барышында китапханәчеләр китап һәм уку аша балаларны әхлакый кыйммәтләргә тарту буенча тупланган зур тәҗрибә белән уртаклаштылар. Әхлакыйлыкның нигезе булып «Алтын кагыйдә» тора, ул башкаларга карата синең үзеңә карата ничек эш итүләрен теләсәң, шулай эшләргә өнди. Әлеге чарада халык авыз иҗаты әсәрләре аша балаларның хезмәт сөючәнлек, өлкәннәргә хөрмәт, әдәплелек, дуслык, Ватанга чиксез мәхәббәт, гаделлек һәм чисталык кебек сыйфатлары турында сөйләштеләр. Бу сөйләшү балаларга әхлакый кыйммәтләрне аңларга һәм үзләренең тормышларында кулланырга ярдәм итте. Чара ахырында балалар үз фикерләре белән уртаклашып, алган белемнәрен ныгыта алдылар.