Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Борын-борыннан бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар. Чөнки су булган урында тереклек җанлана, тормыш кайнап тора. Олы Мәтәскә авылы табигатьнең бик матур җирендә урнашкан. Аның әйләнә-тирәсендә иксез-чиксез киң басулар, көтүлекләр җәелеп ята. Чишмәләрнең моңы исә авылның һәр почмагында ишетелә. Сәяхәт барышында балалар чишмәләрнең тарихы, алар белән бәйле легендалар турында кызыклы мәгълүматлар алдылар.
Чишмәнең шифалы суын татып карау, табигатьтә уеннар уйнау һәм бергәләп вакыт уздыру – балалар өчен истәлекле һәм күңелле булды. Алар табигатьнең матурлыгын, суның тормыштагы әһәмиятен, шулай ук чишмәләрнең буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуга ярдәм иткәнен аңладылар.