1 сентябрь көнне барлык мәктәпләрдә дә яңа уку елы башланды һәм бәйрәм чаралары узды!

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

 1 сентябрь  көнне барлык мәктәпләрдә дә яңа уку елы башланды һәм бәйрәм чаралары узды! Бәйрәм Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Теләче районы флагларын күтәрү тантанасыннан башланды. Укучыларны һәм педагогларны котлау өчен район хакимиятеннән кунаклар, районның төрле учреждениеләре директорлары, авыл Советлары рәисләре һәм аларның секретарьлары, шулай ук мәгариф бүлеге методистлары килде.

Тантаналы чарадан соң «Мөһим сөйләшүләр» дәресе үткәрелде. Шулай ук, бу көнне капиталь ремонттан соң Теләче мәктәбе ачылды. Әлеге чарада Теләче муниципаль районы башлыгы Фәтхуллин Айрат Гилван улы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Хәнифов Фәрид Мөдәрис улы, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хәмидуллин Илнур Хаҗинур улы, прокурор урынбасары Фәйзетдинова Энҗе Тәлигать кызы, район башлыгы киңәшчесе Мараков Илдар Рамил улы, Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мараков Раил Рамил улы, мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна катнаштылар.

Хәзер Теләче урта мәктәбе барлык заманча таләпләргә җавап бирә, белем бирү өчен максималь уңайлы шартлар тудырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International