Татарстанда сентябрьнең беренче шимбәсендә Бакчачы көне билгеләп үтелә башлаячак.

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Бакчачы көне –   үзләренең бакча һәм яшелчә кишәрлекләреннән уңыш үстереп алучы, туган  җирне һәм хезмәтне  яратучы кешеләр  бәйрәме  ул.   Бакча участогы-ял төре, сәламәтлек һәм витаминнар чыганагы да бит ул.

Бу бәйрәм көне – безнең хезмәт сөючәнлекне, җирне һәм табигатьне яратуыбызны символлаштыра. Шул уңайдан, 14 сентябрь көнне Айдар авыл җирлегендә «Бакчачы көне» дип исемләнгән чара уздырылды. Күргәзмәдә авыл хезмәтчәннәре тырышлыгы белән бакчада үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчә, чәчәк композицияләре, гадәти булмаган формадагы һәм зурлыктагы гаҗәеп яшелчәләр урын алды. Һәвәскәр бакчачылар үзләренең уңыш түтәлләре нәтиҗәләрен күрсәттеләр, үстерү серләре белән уртаклаштылар.

Күңел ачу программасы кысаларында матур җырлар яңгырады, мәкальләр, шигырьләр укылды, тизәйткечләр әйтелде. Гомумән, чара дәвамында бакчачылык, яшелчәчелеккә багышланган бик күп мәгълүмат җиткерелде. Авылдашларыбыз күмер самоварында кайнаган чәй һәм тәмле коймак белән сыйланды. Чарада актив катнашучыларга, җиңүчеләргә бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International