Ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Әлеге дата - күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины булып саналучы, аның көчле һәм мул тормышта яшәвен теләгән һәркем өчен олы бәйрәм. 21 август көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә “Рәсәй флагы - горур җилферди” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар Россия флагының өч төсе - ак, зәңгәр һәм кызыл - Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе икәнен өйрәнделәр. Алар флагның рәсми статуска ия булу елын һәм төсләренең мәгънәсен белделәр. Ахырда балалар флаг рәсемнәре ясап, үз иҗатларын күрсәттеләр. Бу чара балаларның патриотик хисләрен үстерүгә, шулай ук Ватанга мәхәббәт һәм горурлык хисләрен формалаштыруга ярдәм итте. Патриотик сәгать дуслык, бердәмлек атмосферасында узды, һәркем өчен файдалы һәм күңелле булды.