Ел саен 22 августта барлык россиялеләр Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итәләр.

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Бу бәйрәм бездә бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе уята. Россиянең дәүләт символикасында илебезнең куәте һәм бөеклеге, аның данлы тарихы, Россия халкының батырлыклары чагыла. Бу көнне Шәтке авылы китапханәсе клуб белән берлектә «Дан белән сугарылган Россия флагы» дип исемләнгән патриотик акция үткәрделәр. Акция барышында катнашучылар флаг төсләренең әһәмияте, аның тарихы турында белделәр. Мәдәният хезмәткәрләре шулай ук кызыклы викториналар, конкурслар әзерләделәр, болар барысы да катнашучыларның флаг һәм аның Россия тарихында әһәмияте турында белемнәрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International