Агымдагы елның 27 августында Теләче муниципаль районы башкарма комитетының утырышлар залында, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Х.Хәмидуллин җитәкчелегендә, юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышында “ЮХИ” ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы - Н.С.Агишев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы - И.Х.Кәримуллин, ТР Теләче районы буенча үзйөрешле машиналарның техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы - И.Р.Баев, шулай ук Теләче муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе әгъзалары катнашты.
Утырышта яңа уку елы алдыннан балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү мәсьәләләре каралды, Татарстан Республикасы буенча 2025 елның 8 аенда булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары факты буенча мисаллар китерелде. Шулай ук үзйөрешле машиналарга еллык техник тикшерү уздыру мәсьәләләре дә каралды. Урыннарда шәхси затларда техник чараларга техник күзәтү уздыру барышына аерым игътибар бирелде. Юл машиналары гомуми файдаланудагы юллар буйлап хәрәкәт иткәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, юл-төзелеш машиналарын эксплуатацияләгәндә иминлек таләпләрен үтәргә кирәклеге турында игътибар бирелде.