25 август көнне күренекле драматург, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Миңнуллин Туфан Абдулла улының тууына 90 ел тулды.

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Туфан Миңнуллин пьесалары илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар драматургларының берсе. Ул Татарстан өчен генә түгел, аннан читтә дә күренекле шәхес. Аның иҗат иткән пьесалары, балалар әкиятләре, повестьләре, хәзерге тормыш турында күпсанлы хикәяләре һәм публицистик мәкаләләре бихисап. Депутат буларак ул һәрвакыт татар теле, мәдәнияте, милләте язмышы турында чыгышлар ясап, татар халкын дәүләт дәрәҗәсендә яклый иде.                        Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсендә “Милләтемнең асыл баганасы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә язучының пьесалары, шигырьләре һәм публицистик эшләре тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International