1 сентябрь - Белем көне уңаеннан, Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган «Йөгерүче китап» Бөтенроссия социомәдәни акциясенә кушылдылар. «Йөгерүче китап» акциясе Россиянең барлык почмакларында да китапханә җәмәгатьчелеге вәкилләрен һәм китап сөючеләрне берләштерә. Әлеге акция укуга кызыксыну уятырга, игътибарны китапханәләргә һәм китапка җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Шулай ук китапханәдә «Китап аша белемгә юл» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды, бу исә укуның һәм белем бирүнең җәмгыять тормышында мөһимлеген тагын бер кат ассызыклый, укучыларны яңа белемнәр эзләргә рухландыра. Күргәзмәдә төрле темаларга китаплар, энциклопедияләр, белешмәләр тәкъдим ителде.