1944 елның 25 августында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә Германия империя суды карары белән Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Булатов, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев һәм Сәлим Бохараев җәзалап үтерелә (чын исеме — Галланур Бохараев). Бу күренекле шәхесләр, дошман алдында капитуляцияләүдән баш тартып, гаҗәеп батырлык һәм ныклык күрсәттеләр һәм үзләренең кыска гомерләрен нацист режимына каршы яшерен көрәшкә багышладылар. Яшь буынга патриотик тәрбия бирү һәм җәлилчеләрнең батырлыгын мәңгеләштерү максатыннан 27 август көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Муса Җәлил һәм җәлилчеләр» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Китапханәче катнашучыларны Муса Җәлилнең тормыш юлы, аның Бөек Ватан сугышы елларындагы иҗаты һәм эшчәнлеге белән таныштырды, шулай ук аның фаҗигале язмышын уртаклашкан көрәштәшләре турында сөйләде.