Татар халкы элек-электән икмәкнең кадерен белергә, ипинең һәр валчыгын әрәм итмичә кулланырга өйрәнгән. Бабаларыбыз “Икмәк — Аллаh бүләге!” — дип юкка гына әйтмәгәннәр. Урып-җыю чоры — игенче өчен иң шатлыклы һәм җаваплы вакыт, чөнки иген кырларында икмәк язмышы хәл ителә. Мәкальдәгечә: "Кылны, кырыкка яра торган вакытлар". Игенчеләр көнне-төнгә ялгап икмәк язмышы өчен көрәшәләр. 27 август көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә “Ашлы да, талантлы да Теләче дигән төбәк” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Бу күргәзмә игенчеләрнең хезмәтен һәм икмәкнең әһәмиятен ассызыклады. Мәдәният хезмәткәрләре кырда хезмәт куючылар алдында концерт программасы белән чыгыш ясап, аларга бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Чара барышында игенчеләрнең тырышлыгы һәм хезмәте хөрмәтләнде, бу чара авылның бердәмлеген һәм гореф-гадәтләрен ныгытуга ярдәм итте.