Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан 27 август көнне Айдар авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Татарстан - туган илем, минем газиз Ватаным!” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Чара барышында китапханәче республикабызның тарихы, Татарстанның дәүләт символлары һәм Казанның тарихи истәлекле урыннары турында сөйләде. Шулай ук, республикада яшәүче милләтләр турында да мәгълүмат бирде. Аннары әлеге тематика буенча викторина үткәрелде, анда катнашучылар Татарстан турында булган белемнәрен ныгыттылар һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды, катнашучылар Татарстанның мәдәнияте һәм тарихы белән танышып, бәйрәм рухын тойдылар.