Күкчә авыл клубы территориясендә китапханәче һәм клуб мөдире белән берлектә асфальтта рәсем ясау чарасы оештырылды. Асфальтта рәсем ясау – балалар өчен күңелле һәм кызыклы шөгыль, ул иҗатны һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белүне берләштерә. Төсле акбурлар белән рәсем ясау, чыннан да, карандаш яки пумала белән эшләүдән бик аерыла, чөнки монда бөтенләй башка тойгылар һәм мөмкинлекләр ачыла. Чарада балаларга “Без тынычлык яклы” темасы тәкъдим ителде, бу темага бәйле рәвештә, һәр бала үзенең иҗади фикерләрен һәм хисләрен асфальтка төшерергә тырышты.
Бу чара балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук дуслык һәм бердәмлек хисен ныгытуга ярдәм итте. Рәсемнәр клуб территориясен бизәп, күңелле һәм позитив атмосфера тудырдылар. Балаларның шатлыклы елмаюлары һәм иҗади эшчәнлекләре чараның уңышлы узуын күрсәтте.