Күкчә авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы кысаларында “Келәм чигүе” дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Мастер-класс барышында балалар тукымага үзләренең сайлап ясаган бизәкләрен төшереп, келәм чигүе техникасы белән эшләделәр. Алар инде икенче эшләрен яңа баштан эшли башлаулары белән горурланалар, чөнки һәр эш алар өчен уникаль һәм шәхси булып тора. Мондый чараларга яшьләр бик теләп йөриләр, әлеге мастер-класс аларга иҗади сәләтләрен үстерергә, яңа күнекмәләр алырга һәм дуслары белән күңелле вакыт уздырырга мөмкинлек бирде. Эшләгән эшләре белән горурлану, үз иҗатларын күрсәтү — бу балалар өчен зур шатлык булды.