“Террорчылыкка каршы берләшик”

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

3 сентябрь - хәтер һәм бердәмлек көне, шулай ук терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне буларак билгеләп үтелә. Халыкара террорчылык - кешелек иминлегенә төп куркыныч янауларның берсе. Террорчылыкка каршы тору дәүләтнең дә, бөтен җәмгыятьнең дә өстенлекле бурычларының берсе булды һәм булып кала бирә.                              Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Террорчылыкка каршы берләшик” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында балалар террорчылык янаганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар, катлаулы ситуацияләрдә калган очракта иминлек чаралары турында белделәр, шулай ук күпләп кеше җыелган урыннарда саклык чаралары турында да мәгълүмат бирелде. Ахырдан укучыларга «Мир против терроризма!» дигән буклетлар таратылды, бу аларга терроризмга каршы көрәштә үзләренең ролен аңларга ярдәм итте. Чараның максаты - балаларны иминлек кагыйдәләре белән таныштыру һәм аларда терроризмга каршы бердәмлек хисе тәрбияләү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International