31 август көнне Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең укучылары өчен «Минем авылым, син - Татарстанның тамчысы» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Чара барышында Татарстан Республикасы тарихы, Казан шәһәренең истәлекле урыннары, Татарстан символлары, шулай ук анда яшәүче халыкларның күпмилләтле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында тулы мәгълүмат бирелде. Яшьләр бу уенда бик теләп катнаштылар, Татарстанның истәлекле урыннарын, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен һәм гореф-гадәтләрен, танылган шагыйрьләр һәм язучыларның исемнәрен искә алып, туган якны өйрәнү өлкәсендә булган белемнәрен тулыландырдылар. Чара яшьләр арасында мәдәни аңны арттыруга һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итте.