Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары “4”ле һәм “5”леләр генә алып килсен. Белем көне уңаеннан 1 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Алар укучыларны бәйрәм котладылар, кечкенә генә бүләкләр тапшырдылар. Яңа уку елы һәркемгә уңышлар, яхшы билгеләр һәм яңа белемнәр алып килсен!