5 сентябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә урта мәктәп яшендәге балалар өчен экстремизмга каршы «Ничек теракт корбаны булмаска?» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларны «террор», «террорчылык», «террористлар» кебек төшенчәләр белән таныштырды, террорчылыкның кешеләрнең тыныч яшәешенә куркыныч тудыруын һәм иң авыр җинаять булуын аңлатты. Шулай ук, террорчылыкның милләте, дине һәм расасы булмавы турында сөйләде. Чара барышында укучылар теракт куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Мәсәлән, әгәр урамда яки бинада теләсә нинди хуҗасыз әйберләр табылса, шартлау булган булса, ничек үзләрен тотарга кирәклеген өйрәнделәр. Мондый мәгълүмат сәгатьләре балаларга куркынычсызлыкны аңларга ярдәм итә. Нәтиҗәдә укучылар, алган белемнәре ярдәмендә үзләренең һәм тирә-юньдәгеләрнең иминлеген тәэмин итүдә актив роль уйный алалар.