«Без террорга каршы»

2025 елның 5 сентябре, җомга

3 нче сентябрь көнне Баландыш авылы китапханәсендә укучылар өчен террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында «Без террорга каршы» дип исемләнгән тынычлык дәресе үтте. Укучылар теракт куркынычы килеп чыкканда һәм билгесез предметларга тап булганда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Дәрес барышында XX-XXI гасырларның иң зур террорчылык актлары турында сөйләштеләр, шул исәптән Беслан трагедиясе һәм Казан мәктәбендәге атыш корбаннары искә алынды. Укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү, җәмгыятьтәге проблемаларга игътибарлы булу мөһимлеге турында мәгълүмат бирелде. Мондый дәресләр балаларның куркынычсызлыкка карата аңлауларын арттыра, аларның социаль җаваплылыгын формалаштыра һәм җәмгыятьтә бердәмлек хисен көчәйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International