Казаклар авылы китапханәсе Бөтенроссия социомәдәни «Йөгерүче китап - 2025» акциясенә кушылды.

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Акция китапханәләрне популярлаштыру, аларны инновацион һәм иҗади мәйданнар итеп таныту максатын куя. Билгеләнгән сәгатьтә китапханәче волонтерлар белән бергә урамнар буйлап йөгерделәр һәм авыл халкына төрле сораулар бирделәр. Бу исә кешеләрне актив катнашырга, белемнәрен сынап карарга һәм китаплар белән танышырга мөмкинлек бирде. Дөрес җаваплар өчен китап бүләк итү – бу акцияне тагын да кызыклырак итте, кешеләрнең укуга кызыксынуын арттырды. Мондый чаралар авылда мәдәни тормышны активлаштыра, кешеләрне берләштерә һәм белемнең әһәмиятен ассызыклый. Көтелмәгән мизгелләрдә белемнәрнең кирәк булуы турында хәбәр итү – бу акциянең төп идеяләренең берсе иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International