Китаплар кеше тормышында мөһим роль уйный.

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Борынгы заманнарда алар бәһасез мәгълүмат чыганаклары булган. Шулай да бернинди технологияләр дә китапларны алыштыра алмаячак. Китапханәдәге китаплар таушалган, «укылган» булсалар да, шул ук вакытта бу китаплар «тере» кебек! Мондый китапны кулыңа алып, тиз генә карый башласаң, иске тышлык артында нинди хисләр яшеренгәнен тоясың!.. Кайчандыр зур ихтыяҗга ия булган китапларга кызыксыну уяту максатыннан, Айдар авылы китапханәсендә «Укыгыз, укыгыз, китапның битләрен ачыгыз!» дип исемләнгән ретро-сәгать үткәрелде. Онытылган китапларның таушалган битләрен ачканда, шуны истә тотарга кирәк: сезнең кулдагы китап, бәлки, берничә буын кешеләрендә уята алган хис-кичерешләрнең тулы бер дөньясыдыр.  Китапханәче күргәзмәгә кыскача күзәтү ясады. Китапханәгә килүчеләр кайчандыр яратып укылган, ләкин вакытлар үтү белән онытылган китап битләрен ачып әдәбият дөньясына чумдылар, әдәби геройлар язмышы белән кызыксындылар. Чара азагында танылган якташыбыз, язучы Ф. Хөснинең «Авыл өстендә йолдызлар» повесте кычкырып укылды.

Бу китаплар күптән язылып, башка тарихи чор турында сөйләсәләр дә, вакытлар үтү белән алар әхлакый сыйфатларын югалтмаганнар һәм аларны уку элеккечә кызыклы һәм кирәкле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International