3 сентябрь – террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне, ул 2004 елның сентябрь аенда Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган.

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Бу көн, безнең барыбыз өчен дә, авырту, күз яшьләре һәм ачы сагыш белән бәйле. Теләсә нинди теракт яки сугыш – ул кешеләрнең, бигрәк тә балаларның, газап чигәчәген аңлата.     Бүген Россиядә Беслан корбаннары истәлегенә «Бер тамчы тормыш» Бөтенроссия акциясе уздырыла. Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре дә бу акциягә кушылып, хәтерне саклауны һәм бердәмлекне күрсәттеләр. Акциянең символы булып тормыш бүләк итүче су тора һәм аның чәчәкләргә сибелүе – хәтер, теләктәшлек һәм тыныч киләчәккә өмет белдерүне аңлата. Әлеге көн турында мәгълүматны тыңлаганнан соң, балалар чәчәкләргә су сиптеләр, бу аларның корбаннарга карата хөрмәтен һәм киләчәккә тынычлык теләүләрен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International