«Тормыш тамчысы»

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

3 сентябрь көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчеләре Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары белән бергә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Акциянең символы булып сулы савыт тора, катнашучылар кулларына су җыялар һәм терактларда һәлак булганнарның якты истәлегенә багышлап, чәчәкләргә су сибеп, үзләренең хөрмәтен һәм кайгысын белдерәләр. Бу чара укучыларда бердәмлек, тынычлык һәм хәтерне саклау хисләрен тәрбияләүдә мөһим роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International