Олы Мишә урта мәктәбе укучылары, Ватанны саклаучылар елы уңаеннан патриотик тәрбия бирү максаты белән, Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар һәм авылыбызның сугыш һәм тыл ветераннары турында мәгълүмат тупланган альбомнар белән таныштылар.
Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар буыннар хәтерен саклаучылар булып тора. Сугыш турындагы китаплар - реаль вакыйгаларның рухи дәвамы. Шулай ук Ватан хакына үзләренең башларын салган геройларыбыз исемлеге тупланган “Хәтер китабына” күзәтү үткәрелде. Әлеге чара яшь буынга патриотик рух һәм горурлык хисе уяту максатын күздә тотты.