11 сентябрь көнне, Бөтенроссия аеклык көне кысаларында, сәламәт һәм аек яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Трезво жить здорово» дип исемләнгән мәгълүмати-профилактик акция үткәрделәр. Акциядә катнашучыларга алкогольнең кеше организмына зыяны һәм кире кайтарылмый торган йогынтысы турында мәгълүмат бирүче буклетлар тапшырылды. Әлеге акция кешеләрне алкоголь куллануның куркынычлары турында уйланырга, үз сәламәтлегенә җаваплы карарга этәрә.