«Әдәби калейдоскоп»

2025 елның 12 сентябре, җомга

6 сентябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында «Әдәби калейдоскоп» интеллектуаль уены үткәрелде. Чарада укучылар «Хәрефләр буталды», «Ә син беләсеңме?», «Акыл өчен зарядка» кебек мавыктыргыч логик уеннарда катнаштылар. Шулай ук «Әдәби терминнар», «Геройны уйла», «Әдәби калейдоскоп» конкурслары да оештырылды. Укучылар әдәби сорау һәм җаваплар иленә сәяхәт кылдылар, танылган язучыларның тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактларны искә төшерделәр. Уенда катнашучылар китаплардан цитаталар, афоризмнар тыңладылар, авторларны һәм әсәрләрнең исемнәрен билгеләделәр. Чара дустанә атмосферада узды һәм укучыларның әдәбиятка булган кызыксынуын арттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International