Бу җинаять ришвәт, вазыйфаи ришвәт алу, мошенниклык яки урлау, янап куркыту, милек яки матди байлыкларны туздыру рәвешендә чагыла. 6 сентябрьдә Шәдке авылы мәдәният хезмәткәрләре “Коррупция нәрсә ул?” дигән информация сәгате үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар коррупция сүзенең мәгънәсен, аның асылын, эчтәлеген һәм чагылышын, аның белән ничек көрәшергә кирәклеген белделәр. Чарада катнашучылар коррупция темасына “Ришвәт нәрсә ул?” һәм «Ришвәт бүләктән нәрсә белән аерыла?» дигән сорауларга җавап бирделәр.