5 сентябрь көнне «Пушкин картасы» программасы кысаларында Баландыш авылы китапханәсендә «Әдәби калейдоскоп» интеллектуаль уены үткәрелде.

2025 елның 12 сентябре, җомга

Чарада уенчылар әдәбият өлкәсендәге белемнәрен тикшерделәр һәм биремнәрне үтәделәр. Уен берничә раундтан торды, анда катнашучылар язучылар тормышыннан һәм аларның әсәрләреннән кызыклы фактларны искә төшерделәр, китапның төзелеше буенча сорауларга җавап бирделәр, шулай ук укылган өзектән әсәрнең авторын һәм исемен билгеләделәр. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч узды, катнашучыларның әдәбиятка булган кызыксынуын арттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International