Татар халык орнаментлары татар халкының мәдәниятен, тарихын һәм сәнгатен чагылдырып, декоратив-гамәли сәнгатьнең мөһим өлеше булып тора.

2025 елның 12 сентябре, җомга

10 сентябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Пушкин картасы” программасы кысаларында үткәрелгән “Татар орнаменты” мастер-классы балалар өчен бик файдалы һәм кызыклы булды. Чара барышында балалар орнаментның нәрсә икәнен, аның ритмик чиратлашу принципларын өйрәнделәр. Шулай ук аларга татар орнаментларының төрле стильләре һәм вариантлары белән танышырга мөмкинлек бирелде. Укучылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтеп, чигү үрнәкләре төшереп, кулъяулыклар чиктеләр. Бу төр мастер-класслар балаларда татар мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә кызыксыну уята, аларның иҗади сәләтләрен үстерә һәм халыкның мәдәни мирасын саклауда ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International