Ел саен 11 сентябрьдә алкогольгә бәйлелек һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан Бөтенроссия аеклык көне үткәрелә. 10 сентябрь көнне Айдар авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр белән “Аек бул-җәмгыятькә лаек бул!” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Түгәрәк өстәл артында узган әңгәмәдә алкогольнең зыяны, кешегә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә ничек йогынты ясавы турында мисаллар китерелде. Яшүсмерләр алкоголь куллануның сәбәпләрен ачыкладылар, спиртлы эчемлекләрдән баш тартуның дәлилләрен китерделәр. Алар транспортта, җәмгыятьтә, гаилә һәм балалар өчен алкогольнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын ачыклап, төрле ситуацияләр тикшерелде. Шулай ук алкогольнең җинаятьчелек белән тыгыз бәйләнеше турында да сөйләшенде. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвеше, спорт һәм файдалы шөгыльләр турында сөйләшү белән тәмамланды, бу яшүсмерләргә аек яшәү рәвешен сайлауның мөһимлеген аңларга ярдәм итте.