«Татарстанда Җәй» Республика проекты кысаларында 10 сентябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә «Яңа китаплар фейерверкы!» дип исемләнгән библиофреш үткәрелде.

2025 елның 15 сентябре, дүшәмбе

Китапханәче китапханә фондында булган яңа китапларга дегустация ясады, бу исә укучыларга яңа әсәрләр белән танышырга мөмкинлек бирде. Күргәзмә белән танышучы һәркем күңелләренә ошаган китапны тапты. Катнашучылар яхшы китапның һәрвакыт дус, ярдәмче һәм киңәшче булуын ассызыклап, китапның катлаулы сорауларга җавап бирә, күңелне күтәрә һәм җанга рухи дәва бирә алуын билгеләп үттеләр. Шулай ук, китаплар ярдәмендә тормышның яктырак, баерак һәм кызыклырак булуы турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International